Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлары “Аҗаган”да җиңделәр

Кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган “Аҗаган - 2019” хәрби – спорт уеннарында безнең район командасы беренче урынны яулады.

Әлеге бәйгедә Кама аръягы зонасына кергән Аксубай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат һәм Чирмешән районнары командалары көч сынашты.

Бу уеннарының максаты – армия сафларына алыначак үсмерләрне гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерләү. 

Уеннарны “Визитка” бәйгесе белән ачып җибәрделәр, монда Алексеевск командасына тиңнәр булмады. “Хәрби – тарихи викторина” сорауларын да бик тиз чиштеләр. Монда  безнең район командасы иң күп очко җыйды. Гомумән, ярышлар тугыз төр буенча:  “визитка”, стройда җыр башкару, топографик карта белән эшләү, йөгерү, химик һөҗүмнән саклану чараларын кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтеп-җыюбуенча  узды, шуларның җидесендә кадетлар командасы җиңде.

-“Аҗаган” уеннарында ел да катнашабыз һәм гел диярлек призлы урыннар яулыйбыз, - ди кадетлар мәктәп – интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. – Шуңа да быел зона этабын бездә үткәрергә булдылар. Командабыз составында 7-8 нче сыйныф укучылары иде. Уңышлы чыгыш ясасак та, кайбер бәйгеләрдә осталыкны арттырырга кирәклеген дә ачыкладык.

Ярышларда Алексеевск һәм Яңа Чишмә командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Беренче һәм икенче урын призерлары “Аҗаган” уеннарының финалында  чыгыш ясыачаклар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә "Аҗаган" уеннары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев