Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлары 14 тоннадан күбрәк макулатура җыйганнар

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында укучы 126 бала быел 14 тонна 405 килограмм макулатура җыеп, 42 мең 784 сум акча эшләгәннәр.

Җыелган макулатура бер укучыга уртача 114 килограмм туры килә.

-Чималны тапшыру белән бер проблема юк. Макулатураны Зәйгә тапшырабыз. Алар без шалтыратуга килеп җитәләр, тапшырган чимал өчен исәп-хисап ясыйлар, -ди кадетлар мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Анисимова. – Бу эштә аеруча Зәйдән килеп йөрүче укучыларыбыз актив. Әйтик, 10нчы сыйныф укучысы Евгений Володин үзе генә дә 8 тоннадан артык кәгазь калдыклары тапшырган. Чаллы- Вершинадан бездә укучы 9нчы сыйныф укучысы Семен Сурков та алдынгылар сафында. Укучылар 2 тонна 319 килограмм пластик шешә дә җыйдылар.

Икенчел чимал тапшырудан кергән акчаның 50 проценты укучыларның үзләренә бирелә, калганы мәктәп ихтыяҗларына тотыла.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев