Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлар мәктәбе иркенәя

Хәзер кадетларның үзләренең заманча спорт заллары һәм иркен ашханәләре булачак. Хәзер бинага янкорма төзү өчен 68 миллион сум акча бүленгән.

-Биредә 24кә 12 метр зурлыгында спорт залы, шунда ук душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре ясалачак, - ди Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. - Беренче катта - ашханә, икенчедә уку класслары булачак. Цоколь катында тир бүлмәсе ясау планлаштырылган, бу дәрестә өйрәнгәннәрне практикада башкару өчен кирәк.

Апрель аенда нигезе корыла башлаган бу объектта берничә бригада эшли, төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк. Осталар цоколь катын ясап бетереп плитәләр белән каплаганнар, инде беренче катның стеналарын күтәрәләр. Янкорма белән төп бинаны коридор тоташтырачак. Әлеге уку йортында төзелеш эшләрен декабрь аенда төгәлләргә планлыйлар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X