Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән физкультура-сәламәтләндерү комплексының үз котельные була

Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында, кабинетларда температура режимын үзләренә кирәгенчә җайлый алачак, аларның аерым котельныйлары төзелә. Бу эшкә акча республика бюджетыннан бирелгән.

 

-Бу котельный безнең өчен бик уңайлы булачак, - ди комплекс директоры Камил Назыйров. -  Бассейнда суның температурасын нормада тотсак та, җылылыкны үзәктән алгач, бүлмә температурасын үзгәртә алмый идек. Ягу сезоны тәмамлангач, кояш кына җылытты. Үзебезнең котельныйны эшләтеп җибәрсәк, бу проблема бетәчәк. Төзүчеләр объектны сентябрьдә тапшырырга планлый, аннан соң документлаштыру эшләре генә кала.

Бөгелмәдән килгән осталар блок-модульле котельныйны, нигез ясап, урынына утыртканнар. Газүткәргеч сузып, аны котельныйга тоташтырганнар, җылылык трассасын бинадагы җылыүткәргечкә ялгаганнар. Бүген эшчеләр җылылык трассасы салганда ватылган асфальтны яңарту, газ үткәргеч торбаларны күмдерү белән мәшгуль.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев