Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән больницасына кирәк-ярак әйберләрне закон кушкан тәртиптә алалар

Район үзәк больницасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру максатында карар чыгарылган, бу юнәлештә эшләүче җаваплы кеше дә билгеләнгән.

Милли проект кысаларында уздырылучы чараларга бүленгән керемнәр һәм чыгымнар, шулай ук дәвалау оешмасына кайткан җиһазларның тиешле урыннарда кулланылуы да даими контрольдә.

Больницага азык-төлек, ягулык-майлау материаллары көн саен кирәк. Барлык кирәк-яракларны кайтарту өчен квартал саен аукцион уздырыла.

Медикаментлар сатып алу ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла. Больницаны бары тик бер оешма гына дару препаратлары белән тәэмин итә. Махсус инвентарь һәм кием кайтаручы оешма да аерым. Кичекмәстән кирәк әйберләр булганда больница товарны биржа мәйданчыгы аша ала.

Түләүле хезмәтләрнең бәяләре больницаның икътисад бүлеге белән килешенгән. Түләүле хезмәтләргә мөрәҗәгать итүче һәр пациент белән килешү төзелә, барлык документлар тәртиптә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев