Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән бассейнында белешмәсез дә коенып була

12 яшьтән олыракларга хәзер бассейнга керү өчен медицина белешмәсе кирәкмәячәк. РФ Югары суды шундый карар чыгарган.

Әлеге яңалыкны кертүнең инициаторы Роспотребнадзор булган.

Белешмә таләп итү кешеләргә өстәмә йөкләмәләр өстәгәнлектән һәм “аларның законнар һәм башка хокукый норматив актлардагы кагыйдәләр белән билгеләнгән хокуклары кимсеткәнлектән” кулланучылар хокукларын бозу итеп кабул ителә.

Бассейнда санитар-гигиена нормалары үтәлгән очракта төрле тире авыруларын йоктыру куркынычы нык кими. Әлеге уңайдан үзебезнең “Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексыннан белешүебезчә, чистарту һәм дезинфекцион чаралар бассейнда даими, таләпләргә туры китереп үткәрелә.

Спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булыгыз!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев