Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән балалары гаделлек һәм намуслылык турында сөйләштеләр

“Кояшлы” сәламәтләндерү лагеренда икенче сменада ял итүче балалар белән  гаделлек, намуслылык турында сөйләштеләр, биредә ял итүчеләр нәрсә ул – яхшы һәм нәрсә ул – начар икәнен дә үз мисалларында расладылар.

Коррупциягә каршы эшне яктырту кысаларында оештырылган чарада коррупциягә каршы сәясәт буенча ТР Президенты идарәсе эксперты Диана Зәйдуллина, ТР Мәгариф министрлыгы вәкиле Лилия Сәүбанова һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин катнашты. Алар лагерьдә ял итүчеләр белән ачык һавада  очраштылар. Әлеге тармак буенча эшләүче өлкәннәр балаларга нәрсә ул - яхшы һәм нәрсә ул – начар икәнлеге турында сөйләделәр.

-Коррупция, ришвәт һәм башка шундый закон бозуларның начар нәрсә булуын яшүсмерләргә яшьтән аңлатырга кирәк. Бәлки, шул вакытта без аның тамырына чик куя алырбыз, - ди Диана Дамировна.

Чара барышында укучылар ришвәт бирүнең төрле формаларын сәхнәләштерделәр, суд барышын, имтихан тапшыру вакытын, гаиләдәге коррупция күренешләрен дә күрсәттеләр. Викторина, конкурс, квест-уенда да югалып калмадылар малайлар һәм кызлар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев