Чирмешән балалары 68 кешене көлдергәннәр
Безнең районда

Чирмешән балалары 68 кешене көлдергәннәр

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының “SаMоSтоятельные дети” республика  проектында катнашкан 5 сыйныф укучылары район үзәге урамнарында якташларыбызның күңелләрен күтәргәннәр.

Алар, педагог-психолог апалары  Гөлназ Вафина белән берлектә,  “Елмаюың белән бүлеш!” район акциясе  оештырып, үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә яхшы кәеф, мәрхәмәтле караш формалаштыруны максат иткәннәр. Акциядә  68 чирмешәнле катнашкан.

Автор фотосы


Нет комментариев