Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән бакчаларында тәмле ашаталар

Балалар бакчасыннан кайткан ике оныкны берничек тә ашарга утыртып булмый. Әби буларак минем моңа эчем поша, ә әниләре: “Алар бит бакчадан туеп кайталар”, - ди. Кызык булып куйды: район балалар бакчаларында балаларны ничек ашаталар икән?

“Каенкай” балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире Әлфия Гыйләҗева әйтүенчә, бакчага йөрүче 3 яшькәчә сабыйларның туклануына, бер балага тәүлеккә 89 сум 67 тиен акча бирелә, ә 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар өчен - 112 сум 94 тиен.

-Безнең, ун сәгать ярым эшләүче бакчаларда балалар дүрт тапкыр туклана, кичке аш каралмаган,  - ди Әлфия Илфак кызы. – Иртән - 8 сәгать 30 минутта иртәнге ашка, нигездә, ботка бирәбез. Сәгать 10 тирәсендә икенче иртәнге аш: менюда -  сок яки кайнатылган сөт, кефир, ряженка, җиләк-җимеш. Төшкегә - салат, беренче һәм икенче ашлар. Йокыдан торгач балалар берәр төрле камыр ризыгы, кайбер чакта сөтле аш ашыйлар.

Менюга килгәндә, аны шәфкать туташы 10 көнгә төзи, мөдир раслый. Меню белән һәр ата-ана да таныша ала, аны күренә торган урынга элеп куялар.

-Азык – төлеккә - ярты елга, сөт продукциясенә бер елга бер тапкыр тендер үткәрелә, ягъни нинди оешма кайсы азык-төлекне китерүе раслана. Һәр төр продукциягә карата таләпләр бар. Азыкны китерүчеләр (поставщиклар) белән аңлашып эшлибез, проблема булганы юк. Азык – төлекне саклау өчен дә җиһазларыбыз җитәрлек – 4 суыткыч, 3 туңдыргыч бар, - ди бакча мөдире.

Сүз уңаеннан, безнең районда 19 балалар бакчасында һәм 9 мәктәптәге мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрдә 706 бала тәрбияләнә.

-Районның мәгариф учреждениеләре ашханәләрен Респотребнадзорның Нурлат территориаль идарәсеннән тыш үзебезнең белгечләр дә даими тикшереп торалар, -ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты Диләрә Мәгъсумова. – Әлегә кадәр балалар туклануы буенча ата-аналардан шикаятьләр кергәне юк.

 

-Төпчек улыбыз Илназ “Әкият” балалар бакчасына йөри, - ди Чирмешәндә яшәүче Тәския Кәримова. – Кайбер көнне бакчадан кайткач:”Нәрсә ашаттылар?”- дип тә сорап куябыз. Сөйләп бирә. Әле кайбер көннәрне бакчада бирелгән сок яисә берәр төрле җиләк-җимеш тә тотып кайта. Безнең бакчада бик тәмле ашаталар. Меню белән дә танышырга, теләгең булса, балалар ризыгыннан авыз итәргә дә мөмкин.

Билгеле, бу мәсьәләдә кәнфит, шоколад, “Киндер” һәм башка тәм-томнарга өстенлек бирүче балалар фикере белән дә кызыксынырга кирәктер, ләкин, тәрбияче күзләренә карап:”тәмле ашаталар”, - дисәләр дә, минемчә, алар, табигый ки,  безнең сүзләр  белән тулысынча ризалашмаслар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев