Чирмешән - Акъяр юлында яңа асфальт түшәләчәк
Безнең районда

Чирмешән - Акъяр юлында яңа асфальт түшәләчәк

Чирмешән-Акъяр олы юлының Әмир янындагы өлешендә юлга яңа асфальт җәеләчәк.

Бу көннәрдә биредә иске асфальтны кырып алалар. 4 километр чамасы озынлыкта бу юл нык ватылган, капиталь ремонт бик кирәк иде.

-Яңа асфальтның беренче өслеген быел, икенчесен киләсе елда түшәргә планлаштырабыз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов.

Автор фотолары


Нет комментариев