Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумында дистанцион укуга күчтеләр

Чирмешән аграр техникумы студентлары да дистанцион формада белем ала башладылар. Әлеге форма республикада коронавирус таралуны профилактикалау өчен кертелде.

-Бүген 140 студент интерет челтәрендәге төрле платформалар аша белем ала, - ди укыту – методик эшләре буенча техникум директоры урынбасары Елена Емельянова. – Тагын ике төркем: усадьба хуҗабикәләре һәм механизаторлар, барлыгы 40 кеше, район хуҗалыкларында практика узалар.

Эш бирүче оешмалар студентларны белешмәләр – пропусклар белән тәэмин итәргә, моннан тыш, коронавирусны профилактикалау кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар да тудыру мөһим.

Укытучыларның бер өлеше читтән торып эшли, ләкин техникумда практик дәресләр уздыру каралган. Аларны үткәрү өчен студентларны, 2-3 кешене, төп базага,техникумга чакыралар.

-Белем бирү йортында барлык кирәкле профилактик чаралар да үтәлә. Керү юлында антисептиклар куелды. Техник персонал даими рәвештә коридорларны һәм кабинетларны дезинфекция чаралары белән чистартып тора, - ди Елена Георгиевна.

Район мәктәпләрендә язгы каникуллар тәмамланды, ләкин укучылар әле дә өйләрендә, 6 апрельдән уку процессы дистанцион формада дәвам итә. Беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр укучылар, төрле электрон платформаларны кулланып, читтән торып белем ала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев