Чаңгыда йөрергә яратучылар Әккәрәйдә очрашты
Безнең районда

Чаңгыда йөрергә яратучылар Әккәрәйдә очрашты

Әккәрәйдә Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры Илья Ефимов истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

100дән артык спортчы катнашкан бәйгене алдынгы терлекченең балалары, онык-оныкчылары оештырган. Иң җитез чаңгычылар алар әзерләгән бүләкләргә, грамота һәм медальләргә ия.

Иске Элмәле, Ульяновка, Иске Кади, Югары Кәминкә, Кармыш, Ивашкино, Әккәрәй мәктәпләре һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына һава торышы да киртә булмады, алар төрле дистанцияләрне уңышлы үттеләр.

Чаңгы юлына чыккан кунакларны әккәрәйлеләр балык шулпасы - уха, кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

фото: Чирмешән районы мәгариф бүлеге


Нет комментариев