Быел Чирмешән районында ир-егетләр күбрәк үлгән
Безнең районда

Быел Чирмешән районында ир-егетләр күбрәк үлгән

Бу елның биш аенда район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 144 райондашыбызның (82 ир-ат, 62 хатын-кыз) үлемен раслаучы документ тапшырганнар, шуларның 24се (унбиш ир-ат, тугыз хатын-кыз) май аенда бакыйлыкка күчкән.

Үткән елның бу чорында район авыллары зиратларында каберләр саны 115кә арткан булган. Былтыр хатын-кызлар (59) күбрәк вафат булган, ир-атлар – 56.


Нет комментариев