Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бу атнада Күтәмә беренче

2015 елдан башлап районда атна саен авыл җирлекләре рейтингы төзелә. Бу атна йомгаклары буенча Күтәмә, Иске Кади, Ульяновка авыл җирлекләре беренче өчлектә. -Авыл җирлекләренең эшчәнлеге 11 критерий буенча тикшерелеп, иң элек милек, җир һәм трансорт салымының ничек җыелуына игътибар ителә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары...

2015 елдан башлап районда атна саен авыл җирлекләре рейтингы төзелә. Бу атна йомгаклары буенча Күтәмә, Иске Кади, Ульяновка авыл җирлекләре беренче өчлектә.

-Авыл җирлекләренең эшчәнлеге 11 критерий буенча тикшерелеп, иң элек милек, җир һәм трансорт салымының ничек җыелуына игътибар ителә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. -Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү торышы да мөһим урын алып тора.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, сыерларны ясалма орлыкландыру, гаилә фермалары булдыру, урам яктырткычлары урнаштыру һәм алмаштыру, авыл җирлегендәге объектларны, торакларны һәм җирне теркәү, авылда "Яшьләр программасы"ның тормышка ашырылуы, авыллар арасында концерт күрсәтү дә исәпкә алына. Һәр критерий буенча урын билгеләнә.
-Җиңүчеләр атна саен үзгәреп тора. Нәтиҗәләрне - рейтингны һәр авыл җирлегенә җибәрәбез, - ди Марат Хәбибулла улы. -Таблицада кемнең югарырак баскычка менүе, кемнең аска төшүе ачык күренеп тора. Һәм нәтиҗәсе дә бар.
Бу атнада Кармыш, Түбән Кармалка, Шешминка авыл җирлекләре арттарак, соңгы өчлектә генә.
Республикада районнар арасында рейтинг исә инде 10 еллап төзелә. Анда районнар өч зонага (шәһәр районнары, катнаш, авыл районнары) бүленгән. 13 авыл районы арасында, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, безнең район 4нче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы рейтинг Күтәмә авыл җирлеге