Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә яшәүче укытучы пенсионер картиналар чигә

Бәркәтә авылында яшәүче укытучы – ветеран Шәрига апа Сәгыйрова өенә килеп кергәч, иң беренче стеналарына күз төште. Һәр стенаны биш-алты чиккән картина бизи.

Йөрәк җылысы белән эшләнгән иҗат җимешләре өйгә нур чәчеп тора. Шәрига апа аеруча чәчәкләр чигәргә ярата икән.

– Тынычланам, җан рәхәте алам. Кешене эшсезлек бетерә, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк, - ди 37 ел педагогик стажы булган якташыбыз. – Мәктәптә укыганда ук чигә, бәйли башладым. Әле бит ул вакытта мондый төсле җепләр дә юк иде. Бүген кибетләрдә бөтен нәрсә бар, хәтта рәсем төшергән тукыма белән җепләре дә бергә сатыла.

Шәрига апа менә шул чигү  җепләре һәм гап-гади энә ярдәмендә шундый матурлык тудыра. Моңа бит түземлек тә, тырышлык, вакыт та кирәк.

-Төрле картиналарга төрлечә вакыт сарыф ителә. Кайберләрен бер айга якын чигәм. Хәзер бит күзләр дә авырта. Тагын берне чигәм дә туктыйм, дигән чакларым күп булды. Юк, туктый алмыйм, - ди оста.

Булганнан бар да була, диләр бит, Шәрига апа да тегә, бәйли, сөйлән белән дә чигә.

Үзенең эшләрен ул туганнарына, якыннарына бәйрәмнәргә, туган көннәренә бүләк итә, чиккән картиналарының санын да белми.

Аның кул эшләрен район үзәгендә уздырылган күргәзмәләргә дә куялар. Бер елны район Сабан туенда оештырылган күргәзмәдә  Шәрига апа чиккән сөлге иң матуры дип табылган.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев