Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә урамнарында чүп-чар тотмыйлар

Бу көннәрдә Бәркәтә авылында да өмәләр еш үтә. Аларда авыл җирлегендә урнашкан барлык оешмалар да актив катнаша.

Һәр учреждение үз территориясен тәртипкә китергән һәм беркетелгән урамнарда да чүп-чарны  капчыкларга тутырып, район үзәгендәге полигонга озатырга әзерләп куйганнар.

-Якын арада әле тагын өмә булачак. Баганаларны агартып чыгасы бар, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Мусина. –Гомумән, авылыбыз матур, чиста безнең. Хәзер халык әйткәнне дә көтеп тормый, чыгалар да үзләренең капка төпләрен, бакча буйларын чистарталар. Әйтик, Габдрәхим абый белән Әкълимә апа Хәйретдиновларны гына алыйк. Олы яшьтәге кешеләр алар, ел саен беренчеләрдән булып өй алларын ялт иттереп җыештырып куялар. Ел дәвамында шулай өй тирәләрен чисталап, матурлап торучы гаиләләр күп бездә. Мәсәлән, Дания Хәйретдинова, Фәридә Искәндәрова, Лилия һәм Зөфәр Бәдгетдиновлар, Әнәс Кәримов, Флера һәм Әкъдәс Миргалимовлар, Дания һәм Әбүбәкер Җиһаншиннар, Ландыш һәм Рәшит Гыйнвановлар, Сәрия һәм Сәлихҗан Бикбовлар да шундыйлардан.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев