Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә посты янгын сүндерүчеләре бер көнне ике тапкыр ут сүндерергә барганнар

Бәркәтә авылындагы аерым янгын сүндерү посты белгечләренә 9 апрельдә, бер көнне ике тапкыр янгын сүндерергә барырга туры килгән.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут ике очракта да үләннәргә капкан. Беренчесендә,  Түбән Кәминкә белән Әлмәт районының Түбән Абдул авыллары арасындагы посадка  янәшәсендә, 65 квадрат метр мәйданда коры үлән яна. Шул ук көнне  Түбән Кармалка авыл җирлеге территориясендәге, Бәркәтә  ягындагы  посадка буенда да ут шулай ук коры үләнгә капкан.

-Ике очракта да ут төртүчеләр билгесез. Бу янгыннарны сүндерергә Бәркәтәдәге аерым пост белгечләре барды, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте бүлекчәсе начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.  

 

фото: Рафаэль Гыйниятуллов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев