Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына 1400 заказ карточкасы тутырылган

Район буенча матбугатка яздыру планы әлегә 23 процентка үтәлгән, 2019 елның беренче яртысында алдыру өчен, барлыгы 2850 данә газета-журналга заказ карточкалары тутырылган. Халык район газетасына өстенлек бирә, барлык заказларның 1400 се - ”Безнең Чирмешән” - “Наш Черемшан” газетасына.

4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр абунәчеләр матбугат басмаларына квитанцияләрне ташламалы бәяләрдән тутырды, декада барышында элемтә бүлекчәләренә халык ешрак мөрәҗәгать итте.

Быел да бу өлкәдә Түбән Кәминкә (план 45 процентка үтәлгән), Түбән Кармалка (44) элем-тә бүлекчәләре алда бара. Ульяновка (42 процент), Утыз Имән (39), Кармыш (37), Иске Кади (31) элемтә бүлекчәләрендә дә заказ карточкалары тутыручылар күп. Ә менә Иске Үтәмеш, Күтәмә, Иске Элмәле, Шешминка элемтә бүлекчәләрендә матбугат басмаларына әлегә бик аз кеше язылган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X