Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Беренче Чирмешән мәктәбендә ремонт башланды

Петр Семенович Курасанов исемендәге беренче санлы Чирмешән мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Бу көннәрдә төзүчеләр сүтү - демонтаж эшләре белән мәшгуль.

“Мәгариф” илкүләм проекты буенча башкарылучы төзекләндерү эшләренә 115 миллион сум акча каралган.

-Бинаның түбәсен алмаштыру, идәннәрне, җылылык системасын, электр үткәргечләрне яңарту, стеналарны яңабаштан штукатурлау, буяу планлаштырылды, - диде беренче санлы Чирмешән мәктәбе директоры Наталья Юрина. – Мәктәптә татар һәм инглиз дәресләре өчен кабинетлар җитми иде, үзгәртеп корганнан соң, бу проблема да хәл ителер, дип өметләнәбез.

Сүз уңаеннан. Әлеге мәгариф учреждениесендә 344 укучы белем ала. Ремонт вакытында алар Чирмешән лицеенда икенче сменада укыйлар. Наталья Васильевна әйтүенчә, яңа төс алган мәктәп бинасы киләсе яңа уку елына укучыларны кабул итәргә әзер булырга тиеш.

Наталья Юрина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев