Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Бердәм Россия” кандидатларын барлый

Әлеге сәяси партия Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат булып барачак кандидатларга-кандидатураларга бәя куя башлады. Алдан тавыш бирү депутатлар корпусы составын партия әгъзалары һәм партиясезләр фикерен искә алып яңартырга мөмкинлек бирәчәк.

Безнең районда да праймериз – алдан тавыш бирү бүген, 26 майда уза.

Алты санау участогында сайларга мөмкин: Туймәттә, Ивашкинода, Лашманда, Ульяновкада, Иске Үтәмештә һәм Чирмешәндә. Сайлаучыларга ике бюллетень бирәләр: берсендә – “Бердәм Россия”дән кандидатларның республика исемлеге (102 кеше), икенчесендә – бер мандатлы округ буенча депутатлыкка кандидатлар (алар өчәү) күрсәтелгән.

Телисең икән, берничә кандидат өчен тавыш биреп була.

Чирмешәндәге, туган як тарихы музеендагы участокка көндезге сәгать 10 га 260 кеше килеп бюллетень алды да, район буенча – 1387.

Сайлауга мәҗбүриләп түгел, теләгән кешене чакыралар. “Бердәм Россия” генә депутатлыкка кандидатларны шул рәвештә сайлап ала, халык фикерен белә.

Мәгълүм булганча, быел республика Дәүләт Советына депутатлар 8 сентябрьдә сайланачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X