Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдә авыл башлыклары да сәхнәгә чыкты

Муниципаль районның эшче контингенты командалары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубының дүртенче район фестиваленең сайлап алу туры Бәркәтә зонасында узды.

Бәркәтә сәхнәсендә Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә җирлекләре командалары очрашты.

Уеннарны Түбән Кәминкә җирлегенең “Күршеләр” командасы башлап җибәрде. Дүртенче ел рәттән сәхнәгә чыгучы коллективның составы үзгәрмәгән дисәк тә була: клуб, китапханә эшчеләре бар, авыл яшьләрен дә җәлеп иткәннәр. Башка командалар составында да мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, сатучылар, газчылар, авыл хуҗалыгы белгечләре бар. Бәркәтә һәм Туймәт авыл җирлекләре башлыклары Ринат Сибгатуллин белән Айдар Кәримов та авылдашлары белән бергә сәхнәдәуйнадылар.

Уен командаларның сәламләү конкурсыннан башланып китте. “Разминка” өлешендә һәрбер команда көндәшләренә икешәр сорау бирде.

Музыкаль өй эшендә Бәркәтәнең “Көлкеvirus” командасы күрсәткән авыл җыены бер тамашачыны да битараф калдырмады.

- Командаларның барысы да көчле, артистлык ягыннан да, шаян-көлкеле моментлар шактый булды, рәхмәт аларга, җентекләп әзерләнгәннәр, кемгәдер аерып бәя бирүе дә кыен иде, - диде жюри әгъзасы, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева.

Түбән Кәминкәнең “Күршеләр”, Югары Кәминкәдән “Без бит авыл кызлары” командаларына катнашучы Дипломнары тапшырдылар. Ә Бәркәтәнең “Көлкеvirus” һәм  Туймәттән “Юмор мясорубкасы” командалары Диплом һәм финалга чакыру алдылар.

Алар 10 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ул көнне финалда Иске Кади, Лашман, Кармыш авыл җирлекләре командалары һәм Чирмешәндә үтәчәк сайлап алу турларыннан узган көндәшләре белән очрашачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев