Балаларны Чирмешән каруселендә бушлай әйләндерәләр
Безнең районда

Балаларны Чирмешән каруселендә бушлай әйләндерәләр

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта карусель һәр шимбә-якшәмбе балаларны үзенә чакыра.

Нефтьчеләр ярдәме белән урнаштырылган карусель май ахырыннан эшли башлады. Һава торышы яхшы булганда, ул шимбә, якшәмбе көннәрендә 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр эшли. Балалар анда бушлай әйләнәләр. Кайбер көннәрдә бирегә 30ар бала килә. Көзге суыклар башланганчы, нәниләргә күңел ачарга мөмкинлек бар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев