Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Балалар – юллар иминлеге яклы

Бакчага йөрүче балалар да юллардагы иминлекне кайгырталар. “Ромашка” бакчасында тәрбияләнүчеләр “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының район бүлекчәсе әйдәүче белгече Лилия Сафина һәм ЮХИДИ инспекторы Сергей Барабашкин җитәкчелегендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен бергәләп” акциясе уздырдылар.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә багышланган әлеге акция барышында, документларын тикшерү өчен туктатылган шоферларга  малайлар һәм кызлар  юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә, куркынычсызлык каешларын кулланырга һәм балаларны махсус утыргычларда йөртүгә чакырган буклетлар тараттылар. ЮХИДИ инспекторы оештырган җәяүлеләр экскурсиясе барышында балалар җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләренең нәрсә аңлатуларын исләренә төшерделәр. Малайларга һәм кызларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында  “Зур сәяхәт” исемле китаплар да бүләк иттеләр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев