Әмирдә сөлге җыйдылар
Әмир авылында, элеккеге гадәт буенча, быел да сөлге җыйдылар.
Урамнарны җырлап узган егетләргә һәр йортта бүләк әзерләнгән.
Шома колгага, билгеле, иң әүвәл чигүле сөлге бәйләнде. Быел Әмирдә бер яшь пар гаилә корган - Булат һәм Айгөл Әгъләмовлар.
Соңрак сөлге янында чигелгән тагын кулъяулыклар, яулыклар урнашты.
Колганы күбрәк киләсе елга армиягә китәргә тиешле егет – Рәмзил Хәйруллин күтәреп йөрде, бу почетлы миссияне башка егетләр дә үтәде.
Сүз уңаеннан, Лашман авылында да әлеге йоланы онытмыйлар. Анда да егетләр, гармунда уйнап, җырлап, һәрбер йортка кереп, авылны ураганнар, Сабан туена бүләкләр җыйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев