Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Әккәрәй” җәмгыяте гаражында трактор янган

“Әккәрәй” җәмгыяте гаражында янган МТЗ-1221 тракторы яраксызга әйләнгән. Бәхеткә, моннан кала бинада булган тагын дүрт тракторны уттан алып калалар.

Бәла иртәнге сигезләр тирәсендә була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  гаражның түбәсе янып, аның бер өлеше ишелеп төшә, гараж эче төтенгә бата. Районның янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүенчә, гаражда бер тракторга ут капкан, калган тагын дүрт МТЗны бинадан чыгарып өлгергәннәр.

-Ахырдан мәгълүм булганча,  тракторчы иртән техника кабызыр алдыннан двигатель җылыта  торган җиһазны электрга тоташтыра һәм үзе чыгып китә. Берәр сәгатьтән килгәч, тракторның уң ягына ут кабуын күреп, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә. Янгын чыгуның сәбәбе – тракторның электр җиһазлары төзек булмау, - дип аңлатты янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.

Исегезгә төшерәбез,  янгын чыккан очракта, бу хакта бердәм коткару хезмәтенең (янгын сүндерүчеләр, коткаручылар,  полиция, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте) 112 бердәм телефон номерын  җыеп хәбәр итәргә  мөмкин. Янгын сүндерүчеләргә  һәм коткаручыларга турыдын-туры  101 (01) номерына шалтыратырга кирәк.

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев