Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2нче Чирмешән мәктәбе ашханәсендә көнгә 11 тапкыр табын көйлиләр

2 нче Чирмешән мәктәбендә укучыларны тәмле ашаталар. Баланың дөрес туклануы сәламәт булуның мөһим шарты икәнен белеп эшлиләр биредә.

Укучының укуга сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына деләр. бәйле.

Әлеге мәктәптә 145 укучы белем ала. Ашханәгә алар 11 төркем булып керәләр, ягъни пешерүчеләр көненә 11 тапкыр табын көйли.

Галина Павлова биредә мәктәп ачылганнан бирле эшли, ярдәмчесе Алена Миронованың да тәҗрибәсе зур.

-Без монда иртәнге сәгать алтыда киләбез. Эшебез күп, шулай да балалар ашыбызны яратып ашагач, күңел була, - ди Галина Николаевна. - Өстәп бирүне дә сорыйлар әле кайберләре. ...Әнә иртәнге сәгать тугызларда ашханәгә 1 нче сыйныфлар керде. Биредә 64 башлангыч сыйныф укучысына - аерым меню. Аларга, бушлай туклануга, дәүләттән көненә 51 сум 70 тиен акча каралган.

5-11 сыйныф укучылары ике тапкыр кайнар аш ашыйлар: бу балалар туклануына бюджеттан бирелүче бер көнгә уртача 7 сум 82 тиен янына ата-аналар взносы да кушыла.

-Ата-аналардан әлегә айга 300 сум җыярга сөйләштек. Бу чама белән көнгә 20 сум тирәсе була, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Ганиева. - Тик бу сумма ике тапкыраш әзерләү өчен бик аз. Кирәк булса, алар сумманы арттыруга каршы түгел, бу яктан ата-аналар белән аңлашып эшлибез.

Район мәктәпләрендә белем алучы 774 башлангыч класс укучысы федераль, төбәк һәм муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән ярдәм хисабына бушлай туклана. Аларга көнгә чама белән 51 сумлык азык-төлек әзерлиләр. 5-11 сыйныфларда укучыларның көнлек туклану бәясе ата-аналар взносына һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешкә дә бәйле. Аларның 229сы ташламалы шартларда туклана, бу максатларга муниципаль бюджеттан акча бүленә.

Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә яшәүче 17 укучының әти-әнисе туклануга акча түләми, аларга аны дәүләт бирә.

Бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере, кәбестәне үзләренең тәҗрибә участокларында үстерәләр. Болар барысы да менюны төрләндерергә ярдәм итә. Укучыларга яшелчә, җиләк-җимешләр дә бирәләр, төрле салатлар да әзерлиләр. Азык-төлекне заказ буенча китерәләр. Укучылар бердәм меню нигезендә тукланалар, ул 12 көнгә төзелә.

-Пешерүче апалар бик тәмле ашлар әзерлиләр, мин үзем, аеруча, макарон һәм борчак боткасын яратып ашыйм, - ди 9 сыйныф укучысы Анастасия Маркелова.

Пешергән ашлар һәр көнне махсус комиссия һәм ата-аналар контроле аша уза.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев