Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

1973 елда Чирмешән районында 510 бала туган

Район ЗАГС бүлеге 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Үткән ел районда 63 сабый туган, бу 2022 елдагыдан 8гә күбрәк булуы белән куанычлы. Соңгы ун елны чагыштырганда, туу сизелерлек кимегән, шулай да 2022 елдан башлап бераз арту сизелә.

-50 ел элек, ягъни 1973 елда районда 510 сабыйга туу турында таныклык тапшырылган. Ә менә соңгы 100 елда бала туу буенча рекорд 1934 елда булган, 90 ел элек районда 1987 сабый дөньяга килгән, - диде район ЗАГС бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Наталья Карпова.

Билгеле, ул чакта халык саны да күп булган.

2023 елда малайлар күбрәк туган – 34, ә кызлар – 29. Өч сабый тулы булмаган гаиләдә дөньяга килгән. Былтыр балалары туган әтиләрнең иң яшенә – 20, иң олысына 55 яшь. Иң яшь әнигә – 18, ә иң олысына – 46.

-Гаиләдә икенче һәм аннан соң туган балалар социаль әһәмиятле мөһим күрсәткеч булып тора, чөнки нәкъ менә икенче, өченче һәм аннан соңгы баланың тууы җәмгыятькә халык санын тотрыкландыру һәм алга таба үсеш мөмкинлеге бирә, - диде ЗАГС хезмәткәре. – Былтыр туган балаларның 12се – беренче балалар, икенчеләр – 16, өченчеләр – 23, 12 сабый гаиләдә дүртенче һәм аннан соңгылар.

Үткән еллар белән чагыштырганда, гаилә коручы парлар кими. Хәзер, нигездә, 90нчы елларда туган гражданнар никахлаша, ягъни шул елларда безнең районда һәм, гомумән, Россия буенча туучылар саны азайган чор, шуңа бәйле рәвештә 2015 елдан башлап хәзергә кадәр гаилә коручыларның кимүе күзәтелә. 2023 елда районда 53 яңа гаилә барлыкка килгән, бу 2022 елгыдан да 23кә азрак.

Хәзер яшьләр никахка керергә ашыкмый. Гадәттә, ир-егетләр – 25-30, кызлар 23-27 яшьтә гаилә коруны кулай күрә. Үткән ел гаилә корган иң өлкән кияүгә – 60, кәләшкә 58 яшь булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев