1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары стройда йөрү осталыкларын күрсәттеләр
Безнең районда

1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары стройда йөрү осталыкларын күрсәттеләр

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1 нче Чирмешән мәктәбендә стройда йөрү һәм җырлар смотры узды.

-Бәйгене быел беренче тапкыр оештырдык, - ди әлеге белем бирү учреждениесе директоры Наталья Юрина. – 2-11 сыйныфлар – һәр класс тигез сафларга тезелеп стройда йөрү, төгәл командалар бирү һәм аларны үтәү, хәрби җырлар башкару осталыгын күрсәтте. Араларыннан җиңүчеләрне билгеләдек.

Бәйгедән соң ир-егетләр хөрмәтенә концерт оештырганнар. Яшь армиячеләр Азатлык сугышчысы һәйкәленә венок та куйдылар.

 


Нет комментариев