Сосновка авылы егетен Жуков медале белән бүләкләгәннәр
Якташыбыз Дмитрий Статин үткән елның көзендә махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
-Әлеге мәртәбәле бүләкне улыбызга рубежны саклап кала алганнары өчен тапшырдылар, - ди хәрбинең әнисе Татьяна Статина.
Яңа елның тәүге көннәрендә Сосновка авылының батыр егетенә тагын бер бүләк – Жуков медале тапшырганнар.
-Улыбыз белән без генә түгел, бөтен авылыбыз халкы горурлана, - дип сүзгә кушылды якташыбызның әтисе Петр Дмитриевич.
Дмитрий Статин 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган. Моңа кадәр ул армия сафларында һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, төзелештә эшләгән.
-Дмитрий алтын куллы ул, белмәгән эше юк, эретеп ябыштыручы да, өйләр төзекләндерүгә дә һәвәс, күперләр төзелешендә дә эшләде. Әтисе белән бергә үзләре мини-трактор да җыйдылар, тырыш, уңган, - ди Татьяна Викторовна.
Махсус хәрби операциягә алынуы турында хәбәр килгәч тә, ул берсүзсез барырга булган.
-Үзенең дә анда китәргә теләге бар иде. “Барам, барам” диде. Улыбыз бит моңа кадәр дә контракт буенча хезмәт иткән иде инде, - ди әнисе.
Якташыбыз ике тапкыр яраланган да булган. СВОга алынганнан бирле кыска вакытлы ялга да бары бер генә тапкыр кайтып киткән.
-Соңгы тапкыр ике ай элемтәгә чыкмыйча торды, шуннан соң өч-дүрт көн генә ял итеп алганнардыр, кабат эшкә киттеләр (алар алгы сызыкка керүләрен “эшкә китү” диләр). “Әти, әни, озак ял итәргә вакыт юк, иптәшләрне алмаштырыга кирәк бит,” – ди, безгә шалтыратканда да артыгын сөйләми, исән-имин икәнлеген генә хәбәр итә. Кач ману бәйрәмендә аның туган көне иде, шунда да эштә булды, безгә командиры, котлап, улыгыз сау-сәламәт дип хәбәр салды, - дип сөйлиләр Статиннар.
Бүген алар икесе дә лаеклы ялда, Сосновкада кече уллары белән яшиләр. Хәрби якташыбызның якыннарының хәлен белергә “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының район филиалы белгече Алия Шәкүрова барды. Ул район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән Статиннар гаиләсенә күчтәнәчләр дә тапшырды.
-Гозерләрегез булганда безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә аласыз. Без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез, - диде Алия Әхмәткәрим кызы.
Статиннарга, уллары СВОда булганлыктан, утын белән ярдәм иткәннәр. Татьяна Викторовнаны район үзәгендә оештырылучы бәйрәмнәргә, төрле чараларга да гел чакырып торалар икән. Тик әти-әни өчен бүген иң мөһиме – уллары Дмитрийның яннарына исән-имин әйләнеп кайтуы. Өлкәннәр бүген шуны теләп хәер догаларын укыйлар.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев