Чирмешәннең “Яшьтәш” клубында яңа проект эшли башлады
Безнең геройлар

Чирмешәннең “Яшьтәш” клубында яңа проект эшли башлады

Район үзәгенең “Яшьтәш” клубында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен “Минем гаиләм – минем тылым” проекты эшли башлады.

Аны тәкъдим итү чарасына Чирмешәннән Айгөл Минебаева да кызы белән килгән. Якташыбызның тормыш иптәше Сергей махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

-Мондый чаралар кирәк. Өйдә бит үз мәшәкатьләреңә, уйларыңа чумасың. Ә монда бераз борчулардан һәм проблемалардан читләшеп торасың, - ди Айгөл. – Чара бик күңелле булды. Олылар да, кече яшьтәгеләр дә үзләренә ошаган шөгыльне сайлый ала. Яңа танышлар табасың. Мастер-классларны көтеп калабыз.

Проект хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм балалары катнашында төрле чаралар үткәрүне күздә тота.

-Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы үткәргән грантлар конкурсына шушы проектны җибәрдек һәм конкурсның җиңүчесе булдык, грант оттык, - ди проектның җитәкчесе, “Яшьтәш” клубы хезмәткәре Гүзәлия Сәфиуллина.

Проект кысаларында психологик тренинглар, консультацияләр, балчыктан эшләнмәләр ясау һәм йога белән шөгыльләнү, төрле мастер-класслар, балалар өчен бәйгеләр, күңел ачу, патриотик темага багышланган чаралар үткәреләчәк. Моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган, кабинетлар җиһазландырылган. Грант акчаларына сенсор бүлмәсе, остаханәләргә җайланмалар һәм мастер-класслар өчен материаллар алына.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары


Нет комментариев