Чирмешән электрчылары махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләгәннәр
Район электр челтәрләре хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм әзерләгәннәр.
-Фронттагыларга елына берничә тапкыр үзебезнең коллектив белән шулай булышырга тырышабыз. Акчалата да җыеп бирдек, кирәкле әйберләр дә алып илттек, - ди “Бөгелмә электр челтәрләре” компаниясенең Чирмешәндәге филиалы җитәкчесе Рамил Кәримов. – Монысында да, районнан гуманитар ярдәм озатырга җыенганнарын белгәч, хезмәттәшләр белән хәбәрләштек тә, җыелырга булдык. Берничә көн эчендә барлык кирәк-яракны тупладык. Бу эштән беркем дә читтә калмады: машина йөртүчеләр, электромонтерлар, сакчылар – һәммәсе үз өлешен кертте. Коллективыбыз бик бердәм, рәхмәт егетләргә.
Гуманитар ярдәмне әзерләгәндә, электрчылар район хакимиятендә оештырылган “Своих не бросаем” штабыннан хәрби якташларыбызга ниләр кирәклеген белешкәннәр. “Исән-сау кайтыгыз!”, “Җиңү белән көтәбез”, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” һәм башка шундый язмалар ябыштырылган тартмаларга тушенка, токмач, чәй, кофе, оекбашлар, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәк-яракны тутырганнар. Күчтәнәчләрне электрчылар район хакимиятенә илтеп тапшырдылар.
Сүз уңаеннан. Районда махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр район хакимиятенә “Своих не бросаем” штабына мөрәҗәгать итә ала. Чираттагы партия гуманитар йөкне СВОга февральдә илтергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев