Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җырлап яшик

Тормыш юлында кешеләр төрле һөнәр сайлый: кемдер врач, берәүләре укытучы, икенчеләре гади эшче булып китә. Нинди генә өлкәдә эшләсә дә, бер тапкыр да сәхнәгә чыкмаган кеше юктыр. Мин дә сәхнәдә җырладым, биедем дә, авыл мәдәният йорты залы тулы тамашачыларны елатырлык шигрь дә укыдым, мөнәҗәтләр дә көйләдем. Ә 2015 елда "Ливадия"...

Тормыш юлында кешеләр төрле һөнәр сайлый: кемдер врач, берәүләре укытучы, икенчеләре гади эшче булып китә. Нинди генә өлкәдә эшләсә дә, бер тапкыр да сәхнәгә чыкмаган кеше юктыр.

Мин дә сәхнәдә җырладым, биедем дә, авыл мәдәният йорты залы тулы тамашачыларны елатырлык шигрь дә укыдым, мөнәҗәтләр дә көйләдем. Ә 2015 елда "Ливадия" санаториясендә ял иткәндә сәхнәгә чыгып, беренче тапкыр җырладым. Җиңүче үк булдым. Бу вакытта үземне чын артист итеп тойдым.
Халык арасында йомылып тормаска, үзеңне күрсәтергә кирәк. Юкка гына җыр "яшәтә дә, яшәртә дә, яшьнәтә дә", дип әйтмиләр. Җырлап яшик.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Артисты җыр