Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Вакцина ясаткач, күңел тыныч

Илдә коронавирус инфекциясе тарала башлагач, ничектер, кешеләр белән очрашырга, кул биреп күрешергә дә шикләнә башладык. Эшләп йөрсәм, авырулар белән контактта булсам да, бәхеткә, авырмадым.

Әлеге авырудан прививка ясый башлагач та, башта моңа, ышанмыйчарак тордык. Һәм, ниһаять, август аенда аны ясатырга дигән карарга килдек. Моңа балалар да сәбәпче булды. Алар үзләре укол куйдырдылар һәм безгә дә шуны киңәш иттеләр. Гел өйдә генә торып булмый, кибеткә йөрим, больницага да еш барырга туры килә. Прививка ясаткач, авырмасыңа тулы гарантия булмаса да, ничектер, барыбер, үзеңне тынычрак тотасың.

Прививкадан соң табиблар әйткән барлык киңәшләрне дә үтәдек. Беренче һәм икенче вакцинадан соң да организмда үзгәрешләр сизмәдек. Шулай да җәмәгать урыннарында, кеше күп җирләрдә саклык чаралары күрәбез, битлек киябез.

Евгений Алексеев.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев