Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ульяновка үзешчәннәре концертын ошаттык

27 январь көнне чирмешәнлеләр район мәдәният йортында Ульяновка авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгышын карадылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр - моң сөючеләрне, биергә яратучыларны смотрга эзерләү буенча зур эш башкарганнар. Концерт оешкан төстә һәм күтәренке рухта үтте. Тамашачыларга аеруча балалар башкарган биюләр ошады. Хореограф Гөлнара Зайцева бик тырышкан, күпме бию әзерләгән....

27 январь көнне чирмешәнлеләр район мәдәният йортында Ульяновка авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгышын карадылар.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр - моң сөючеләрне, биергә яратучыларны смотрга эзерләү буенча зур эш башкарганнар. Концерт оешкан төстә һәм күтәренке рухта үтте. Тамашачыларга аеруча балалар башкарган биюләр ошады.
Хореограф Гөлнара Зайцева бик тырышкан, күпме бию әзерләгән. Ольга Сурикова башкаруында чуваш, рус телләрендәге җырлар да тамашачыларны битараф калдырмады. Ульяновканың хатын - кызлар вокаль ансамбльләренең чыгышларын да райондашларыбыз бик җылы кабул иттеләр.
Тамашачылар концерттан ял итеп, бик канәгать булып таралыштылар.
Юлия Иванова.
Чирмешән авылы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы концерт Ульяновка Хореограф