Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әти кеше - ата каз инде ул

Минем Казан юлында, автобуста кайтканда, үз күзем белән күргән вакыйга турында сөйлисем килә.

Кышкы салкын кич. Казаннан Әлмәткә кайтучы автобуска 4-5 яшьләрдәге бәләкәй малайны ияртеп бер ир-ат кереп утырды. Күренеп тора - ир-ат дини кеше. Ул малайны үзе янына түгел, алдагы креслога бер хатын-кыз янына утыртты. Автобус кузгалды. Казанны чыгып, бераз кайткач, малай тынычсызланып елый башлады. Автобус бәләкәй булу сәбәпле, бөтен пассажирлар моңа борчыла башлады, ләкин әти кеше никтер моңа бик әһәмият бирмәде. Малай янәшәсендәге хатын-кыз аның ник елавын сорап карый, ләкин бәләкәч чит кешегә дәшми, елый гына. Әти кеше, ниһаять телгә килеп:

-Нәрсә кирәк, ник елыйсын? – дип сорады.

Бала, мышык-мышык борынын тартып, ярты-йорты сүзләр белән, су эчәсе килүен әйтте. Моңа әти кеше бик кырыс кына:

- Түз, син ир-ат кеше, өйдә эчәрсең - диде. Ә «түзәсе» озак, Әлмәткә кадәр, 5 сәгать кайтасы бар иде. Шуннан минем иптәш кыз 5 яшьлек малайга су бирде. Авырлык белән булса да, суны эчергәч, автобуста елау тавышы ишетелмәде.

Чистай тирәсенә җитәрәк малай тагын еларга тотынды. Бу юлы бәдрәфкә барасы килгән. Ә әти кешенең йөрәге таштан иде булса кирәк. Янә «Түз, син ир-ат» диюдән артмады. Кафе янында туктап эшне бетереп, автобус юлны дәвам итте. Ләкин малай чит хатын янына түгел, ә әтисе янына утырды, чөнки пассажирлар шулай яхшы булыр дигән фикердә иделәр.

Бала өчен юл буе йөрәгем әрнеп кайтты. Без Кузай тукталышында төшеп калдык, ә теге баланың әле тагын, “динле” әти белән, бер сәгать кайтасы бар иде. Өйгә кайтып җиткәч, бу балага мөнәсәбәт ничектер, билгесез.

Инзилә Бәдретдинова.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев