Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә пенсионеры авылда даруханә кирәксенә

Безнең авылда урнашкан участок больницасы тирә-күрше дистәгә якын авыл халкына хезмәт күрсәтте. Аның үзендә даруханә дә бар иде. Больницабызда гел үз эшенә бирелгән, тырыш табиблар, шәфкать туташлары хезмәт куйды, алар гел мактаулы булдылар.

Бүген дә, инде амбулатория статусында, коллектив авырулар хөрмәтен яулап эшли. Амбулаториянең яңа модуль бинага күчүе дә сөендерә. Кызганыч, анда даруханә булмавы гына уңайсызлык тудыра. Түбән Кәминкә амбулаториясендә даруханә кайчан ачылыр икән?

Фаил Гафиятуллин.

Район үзәк больницасына әлеге уңайдан юлланган хатыбызга больницаның әйдәүче юрисконсульты Диләрә Сөнгатуллина болай дип җавап бирде:

-Табиблык амбулаториясе халыкка беренчел һәм медицина-санитария табиблык ярдәме күрсәтү өчен булдырылган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Медицинада кулланыла торган дару препаратларының хәрәкәтен мониторинглау системасы хакында Нигезләмәне раслау турында"гы 2018 елның 14 декабрендәге 1556 санлы карары һәм "Дару чаралары әйләнеше турында" 2010 елның 12 апрелендәге 61-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренең, дару препаратларын саклау һәм җибәрү кагыйдәләренә бәйле, катгыйлануы сәбәпле, бүген Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясе табиблар билгеләп язган дару препаратларын, әгәр кеше үзе килеп ала алмаса, гражданнарның үз мөрәҗәгатьләре нигезендә,  "Татмедтехфарм”ның район үзәгендәге 46 нчы даруханәсеннән алып кайту өчен халыкка курьер хезмәтләре генә күрсәтергә  мөмкин.

Фармацевтика хезмәтләре күрсәтү өчен даруханә пунктлары ачу исә "Чирмешән район үзәк больницасы" учреждениесе карамагында түгел.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X