Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә больницасында дорфалар юк

Оста табиб авыруларны ачык йөз, тәмле тел белән дә дәвалый, диләр. Мин бу сүзләрне үзебезнең авылдагы врачлык амбулаториясе хезмәткәрләренә бик туры килә дип уйлыйм. Искиткеч дус, тату, бер гаилә кебек эшли һәм яши бит алар. Хуҗасы нинди, йорты шундый дигән кебек, безнең медиклар хуҗаларыннан да уңды. Врачыбыз Максим Викторович Просвиркин...

Оста табиб авыруларны ачык йөз, тәмле тел белән дә дәвалый, диләр.

Мин бу сүзләрне үзебезнең авылдагы врачлык амбулаториясе хезмәткәрләренә бик туры килә дип уйлыйм. Искиткеч дус, тату, бер гаилә кебек эшли һәм яши бит алар. Хуҗасы нинди, йорты шундый дигән кебек, безнең медиклар хуҗаларыннан да уңды. Врачыбыз Максим Викторович Просвиркин хатыны Алевтина Александровна белән бергә 22 ел элек безгә эшкә килделәр. Түбәнкәминкәлеләр аларны яратып, үз итте, белгечләр үзләре дә авыл халкы белән уртак телне тиз таптылар. Яшьләрнең бездә балалары туды. Алар авыл малайлары, кызлары белән аралашып үстеләр, матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнделәр. Алевтина үзе дә татарлар белән матур итеп татарча аралаша. Бик зур рәхмәт инде аларга.
Максим Викторович үзе сыман, мондагы хезмәткәрләр һәрберсе сине иътибар белән тыңлый. Кирәкле дәвасын бирә. Бернинди дорфалык юк, тавыш күтәрү ишетмәссең монда. Гөлия Гарифуллина, Гөлсинә Мусина, Нәфисә Сафина, Фидания Бадамшина, Нурания Гарифуллина, Зөләйха Мортазина - барысы да тәҗрибәле, ачык йөзле, үз эшләренең осталары.
Безнең амбулаториягә сигез-тугыз авылдан килеп, сихәтләнеп китәләр. Район җитәкчеләренә бер үтенечем бар иде: больницабыз эчтән матур, аның тышын рәтләп булмасмы икән?!
Ә мондагы хезмәткәрләргә Гиппократ антына тугры булып, киләчәктә дә халык рәхмәтен ишетеп эшләргә язсын.
Фаил Гафиятуллин.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больница Түбән Кәминкә авылы врач Просвиркин

2
X