Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кармалкада абый, апаларны пионерга алдылар

25 классташ - Түбән Кармалка мәктәбенең 1975 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары туган авылларында тансык очрашуга җыелды.

Әлеге вакыйга бик истәлекле, чөнки мәктәп тарихында мондый масштабтагы очрашу беренче тапкыр гына үтте. Күрешү хакында күпләр хыялланды, тик очрашырга ничектер гел җае чыкмады. Һәм менә, ниһаять, мәктәп, үзенең элеккеге укучылары өчен ишекләрен ачты.

Классташлар очрашуын үткәрү өчен Наилә Хәйретдинова нык тырышкан. Һәрберсен диярлек табып элемтәгә чыккан.

Элеккеге классташлар – күбесе пенсиягә чыгу алдындагы яки пенсия яшендә. Әмма аларга кызык сюрприз ясадылар – янә пионерга алдылар. Ә пионер галстукларын һәм значокларын Мәскәүдән Вагиз Фәрхетдинов алып кайткан. Бу хәл күзләрне яшьләндерде.

Вагиз классташлар исеменнән мәктәпкә шәп, кирәк әйбер - принтер да бүләк итте.

Кунаклар авылда яшәүче укытучылары – Александра Ивановна Городничеваның, Клавдия Васильевна Сидорованың да хәлләрен белеп чыктылар. Нәкъ менә шул шәхесләр аларны укырга, язарга, санарга, музыка яратырга өйрәттеләр.

Бу көн бик тиз үтеп китте. Никадәр шатлык, хатирәләр, тәэсирләр! Классташлар мондый очрашулар кирәк дип, тагын ике елдан соң мәктәптә күрешергә сүз куештылар.

Ольга Гайнанова.

Түбән Кармалка авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев