Без класста 33 егет һәм кыз укыдык, кызганыч, 17се инде исән түгел. Гомер тиз үтә, сафлар сирәгәя шул. Шуңа күрә очрашулар гел тансык.
Быел зур кичәгә – 50 ел элек Иске Кади мәктәбен тәмамлаган классташлар очрашуына җыелдык. Әллә кайлардан кайттылар, бар да кызык булды. Өч елдан соң, безгә инде, Ходай язса, 70 яшь туласы елны кабат күрешергә сөйләштек.
Фәнис Нуретдинов.
Иске Кади-Яр Чаллы.
Нет комментариев