Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әнием - изге һөнәр иясе

"Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" конкурсына Әниемнең исеме - Мәүлия. Ул тумышы белән Чирмешән районы Иске Кади авылыннан. Хәзерге көндә Түбән Каманың 32 нче гимназиясендә укытучы булып эшли. Әнием татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтә. Педагоглык эшчәнлеген башлавына да инде егерме икенче ел. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга...

"Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" конкурсына

Әниемнең исеме - Мәүлия. Ул тумышы белән Чирмешән районы Иске Кади авылыннан.


Хәзерге көндә Түбән Каманың 32 нче гимназиясендә укытучы булып эшли. Әнием татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтә. Педагоглык эшчәнлеген башлавына да инде егерме икенче ел. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга өйрәтә, чөнки күңеле матур кеше, ямьсез гамәлләр кыла алмый.

Балалар белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Ул укыткан укучылар төрле конкурсларда, шәһәр, республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Эшенең нәтиҗәсе күз алдында, әнием үзе дә, ике ел рәттән, "Иң яхшы укытучы" грантына ия булды.

Әнием эшен генә түгел, гаиләсен дә бик ярата. Эше тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләң янына кайту, үзеңне бик күпләр өчен кирәкле итеп санау - бу бәхет түгелме?!

Минем әни бар яктан да килгән ул:

Әнием кар булып ява ала,

Тамчы булып тама ала.

Җил кебек дулый ала,

Диңгез булып шаулый ала.

Әнием машина да йөртә, җәлт кенә авылга кайтып килү аңа берни тормый. Компьютерны да тиз өйрәнде. Милли ашларыбызны аның кебек тәмле итеп пешерүчене күргәнем юк әле. Әнием - өебезнең яме, ашыбызның тәме. Дөнья йөген тартып, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә дөрләтеп торучы да ул.

Бүгенге көндә без үзебезне бик бәхетле дип саныйбыз, чөнки апам белән икебез дә ул укыткан мәктәптә белем алдык, һәрвакыт әни ярдәмен тоеп яшибез.Татарча матур итеп сөйләшә белүебездә дә әниебезнең хезмәте бик зур.

Әнием белән бик горурланам. Кадерле әниемә, гомумән, дөньядагы барлык әниләргә дә саулык, бәхет телим.

Алинә Мәсәллимова,

Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы