Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лагерка мәктәбенең ярдәмчеләре күп

Балалар - безнең киләчәк, тормыш чәчкәләре. Лагерка төп мәктәбе укытучылары үз укучыларының тормышын тагын да кызыклырак итәргә тырыша, әмма еш кына күп нәрсә акчага барып терәлә. Бәхетебезгә, авылыбызда шундый вакытларда безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр бар. Моннан берничә ел элек Николай Прокопьевич Афанасьев республикабыз шәһәрләренә экскурсияләр оештырырга, мәктәп бакчасын төзекләндерергә булышты, мәктәп китапханәсен матур әдәбият белән баетты.

Яңа ел - балаларның иң яраткан бәйрәме. Юмарт иганәчеләр ярдәме белән, безнең мәктәп укучылары ел саен Яңа ел күчтәнәчләре алалар. Кайчандыр Лагерка мәктәбендә белем алган Роза Корнилова, Петр Мишкин, Вячеслав Миронов, Николай Афанасьев, Владислав Моляков, Олег Журавлев төрле елларда бәйрәмнең иганәчеләре булдылар. Соңгы елларда башлангыч сыйныф укучыларын Яңа елга бүләкләр белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сөендерсә, 5-9 сыйныф укучылары инде икенче ел крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Леонид Николаевич Мироновтан  бүләкләр кабул итәләр. 

Яхшы эшләр эзсез югалмый: алар ярдәмгә мохтаҗларга - якты маяк сыман. Игелекле кешеләр башкаларга шатлык бүләк итә, киләчәккә өмет уята.

Яңа ел алдыннан без, укучылар һәм укытучылар коллективы, юмарт якташларга, ярдәмнәре өчен кабат рәхмәт әйтәбез, сәламәтлек, тынычлык һәм уңышлар телибез.

Ирина Мишкина,

Лагерка мәктәбенең чуваш теле укытучысы, 7 нче сыйныф җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев