Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Керкәлегә багышлап җыр язганнар

Мөгаен, һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны буладыр. Күпчелек өчен ул - туган авыл. Туып - үскән авылга, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Безнең районда да шундый иҗат кешеләре бар. Ниһаять, безнең туган авылга, Керкәлегә багышланган җыр да ишетергә насыйп булды. Аның сүзләрен Яшәүче поселогында...

Мөгаен, һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны буладыр. Күпчелек өчен ул - туган авыл.

Туып - үскән авылга, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Безнең районда да шундый иҗат кешеләре бар.
Ниһаять, безнең туган авылга, Керкәлегә багышланган җыр да ишетергә насыйп булды. Аның сүзләрен Яшәүче поселогында туып- үскән, бүген Яр Чаллыда гомер итүче Илшат Харисов иҗат итте. Көен Казанда яшәүче танылган җырчы Лилия Муллагалиева язды һәм үзе башкарды да. Ә быел авыл сабантуенда Алсу Әхмәтвәлиева (кыз фамилиясе) әлеге җырны җырлады. Халык бу иҗат җимешен шулкадәр ошатты, кат - кат сорап җырлаттык.
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә китапханәче Рабига Фатыйхова Югары Кәминкә авылына багышланган җыр башкарды. Бу җырның да көе һәм сүзләре күңелләребезгә хуш килде. Аны авылдашлары Алсирә Таҗиева язган икән. Шул ук бәйрәмдә Мингаян Галиева үзе иҗат иткән тирән эчтәлекле, уйландыра торган шигырьләр дә укыды. Үзебезнең авылда да бар икән талантлар.
Фәризә Галәүтдинова.
Керкәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыр хат язам Керкәле авылы