Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кем итеген кидең, Кәрим?

Элек, кияргә кием, ашарга ризык җитмәсә дә, авыл яшьләре гел кызык табып, уен-көлке белән яшәделәр. Ул спектакль кую, концерт оештыру дисеңме! “Агыйдел буенда” спектаклен башта авылда тәкъдим иттек, аннары Лашманда күрсәттек. Ошаттылар, гөрләтеп кул чаптылар. Ул чакта бу – иң зур бүләк, шуңа шат идек.

Элеккеге театрларда җырлы рольләр күп иде. Сәхнәдә Лилия Юнысованың бик моңлы тавыш белән җырлаганы истә. Рөстәм Талипов та оста, сәләтле артистларның берсе булды, аңа рольләр еш бирелде.

Авыл яшьләренең Әмир урманына менеп уйнаулары, җырлап, биеп күңел ачулары онытыламыни! Юк, онытылмый. Безнең авылда гармунчылар күп иде, алай да Рәис Сафин кебекләре аз булгандыр. Бервакыт ул аягын авырттырды, шулай да аны, ат арбасына утыртып, урманга алып баруны кыенсынмадылар.

Яшьләр көндез урманда җыелсалар, кич клубка ашыгалар. Арасында төрле эшләргә дә өлгердек.

Печәнгә төшү белән, җыр-биюләр туктап тора. Егетләр һәм кызлар, чалгылар тотып, комбайннар керә алмаган участокларда борчак чабалар, ындыр табагында бөртек чистарталар, аны урнаштыралар.

Әле бер вакыйга да искә төште. Авыл клубында спектакльме, концертмы бара. Сәхнәгә инде мәрхүм Кәрим Миңнекәев чыкты. Шул арада тын залдан тавыш ишетелде: -Кәрим, сал минем итекләрне!

Кәрим үзеннән шактый өлкәнрәк Фатыйх абыйсының хром итекләрен киеп килгән икән. Юк чак бит инде, нишләтәсең, хет көл, хет ела. Ә тамашачы исә бу хәлне көлкегә әверелдереп, дәррәү кул чапты.

Спектакльләрдә артист булып уйнаган, сәхнәләр тоткан яшьтәшләрнең күбесе исән түгел инде, әмма алар һаман хәтердә, рухларына дога кылабыз. Шуны да әйтим, хәзер тормыш бик яхшы, шөкер итәрлек. Авылларда яшьләр генә азая, гармун тавышы сирәк ишетелә.

Бибинур Гомәрова.

Әмир авылы.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X