Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдә сыйныфташлар ифтар мәҗлесендә очрашты

Изге Рамазан ае авылыбыз белән кадерләнә, көн саен мәчетебездә ифтар ашлары, тәравих намазлары укыла.

Читтә яшәүче авылдашларыбыз да бу саваплы эштән читтә калмый. Бездә беренче тапкыр бугай, классташлар очрашуы ифтар мәҗлесендә узды. Камил абый Минхәеров 1977 нче елда мәктәбебезне тәмамлаган классташларын (1959-1960 нчы елгылар) шулай очраштырды. Бакыйлыкка күчкән яшьтәшләре рухына дога да кылдылар. Иң мөһиме: бу вакыйга үзенең фәлсәфи асылы белән күңел чоңгылларын күтәреп күзләрне яшьләндерде, соклану һәм тирән ихтирам хисләре уятты.

Тоткан уразаларыбыз, ифтар ашларыбыз, тәрәвих намазларыбыз кабуллардан кылынып, Аллаһының рәхмәтенә лаек булса иде.

Әминә Нәсыйбуллина.

Бәркәтә авылы.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев