Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Газета укучы фикере

Арадашчы Хокук саклау органы хезмәткәре буларак, мин район газетасының җәмгыятьтәге роле гаять зур һәм мөһим дип саныйм. Газета аша без халыкка законнардагы үзгәрешләр, яңалыклар турында мәгълүмат җиткерәбез. Хокук бозуларга каршы профилактик, аңлату эше алып барабыз, тәрбиялибез, кисәтәбез дә. Ветераннарыбызны, хезмәткәрләребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Редакция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез, алар...

Арадашчы
Хокук саклау органы хезмәткәре буларак, мин район газетасының җәмгыятьтәге роле гаять зур һәм мөһим дип саныйм. Газета аша без халыкка законнардагы үзгәрешләр, яңалыклар турында мәгълүмат җиткерәбез.

Хокук бозуларга каршы профилактик, аңлату эше алып барабыз, тәрбиялибез, кисәтәбез дә.

Ветераннарыбызны, хезмәткәрләребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Редакция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез, алар безнең эшебезне даими яктырталар. "Безнең Чирмешән" ул - полиция белән халык арасында арадашчы. Район газетасы аша якташларыбыз безгә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын белдерәләр, теләкләрен җиткерәләр.

Марина Яковлева,
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәре.

Иң якын басма
Район газетасы элек тә, хәзер дә яратып укый торган басмабыз. Башка газеталар алдырсак та, берсе дә "Безнең Чирмешән"не алмаштыра алмый. Ул безгә райондагы барлык хәбәрләрне, яңалыкларны җиткерүче, таныш кешеләр турында еш язучы. Без аңа ышанабыз.

Соңгы вакытта район газетасы райондагы намаз вакытларын да бирә башлады. Бу өлкән кешеләр өчен, гомумән, намаз укучылар өчен, бик кирәкле мәгълүмат. Газетада киләчәктә дә намаз вакытына урын табылсын иде.

Габбас Дәүләтшин.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Газета укучы фикере