Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр Дәүләт Советы депутатлары белән сайт ярдәмендә аралаша ала

Интернет челтәре биргән мөмкинлекләрне исәпләп, сайлаучы-депутат аралашуларын тизләтү һәм нәтиҗәлерәк итү өчен махсус сайт булдыруны үтенеп республика җитәкчелегенә хат юллаган идек.

Хыялдагы сайтта сайлаучы үз депутатына гозерен, мөрәҗәгать, тәкъдим, зарлануларын бик тиз юллый алсын өчен, юлланган  гозерләрнең шул ук сайтта кабул ителү-ителмәвен, үтәлеш адымнарын күрсен, шулай ук Дәүләт Советына караласы законнар белән танышсын, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдерсен (чөнки законнарны барыбыз да я үтәргә, я үтәмәскә тиеш булабыз) өчен, заманча сайт булдырып куллануга кертү - кирәкле эш. Янә дә шушы сайтта депутатның кабул ителәсе законга карата ничек тавыш бирүе, аның башкарган эшләре турында хисабы, депутат сайлаучылар теләгенә каршы эшләгәндә (тавыш биргәндә) аңардан сайтта электрон тавыш бирү юлы белән  баш тарту мөмкинлеген булдыру да гаделлек кысаларына сыя дип саныйбыз. 

Татарстан Конституциясендә “халык бездә хакимият чыганагы” дип язылган, депутат исә халык белән төрле баскычтагы идарәчеләр арасындагы арадашчы. Безнең якташлар шундый сайтның тормышны яхшыртудагы әһәмиятен танып, яхшы үзгәрешләргә өметләнеп хатка имзалар куйдылар. Мәсәлән, бер ханым әйтүе буенча, авылларында 2-3 атна инде су юк икән. Бу очракта ханымга урындагы депутатка мөрәҗәгать итү кирәк, аңардан ярдәм булмаса, Дәүләт Совет депутатына гозер юллау тиз арада мәсьәләне хәл итәр иде төсле. Депутатның дәрәҗәсе зур, сүзе үтә!

Әйткәнемчә, хатлар Татарстан җитәкчелегенә юлланды, җавап та озак көттермәде: 1 ай эчендә хөкүмәттә бу турыда ни уйлыйлар- ачыкланды. Җавап хатында без - сайлаучыларга депутат белән аралашуда түбәндәге мөмкинлекләр барын язганнар:

-Татарстанда Дәүләт Совет Депутаты сайлаучы мөрәҗәгатьләрен карый, гражданнарны кабул итә, хөкүмәткә, муниципаль берәмлек хакимиятләренә,җәмәгать оешмаларына тәкъдимнәр юллый,  үз эше турында сайлаучыларга очрашуда яисә матбугат битләрендә сөйли;

-Һәр айда депутатка сайлаучылар белән эшләү өчен көннәр бирелә,бу вакытта ул сайлаучыларны кабул итә, гозерләрен өйрәнә, хатларга җавап яза, һ.б. Депутатның бу эшләре Татарстан хөкүмәтенең интернет челтәрендәге  рәсми сайтындагы “Гражданам” дигән өлешендә күренә. (Автор искәрмәсе: бу   https://uslugi.tatarstan.ru/  сайты буладыр, бирегә “кергәч, басарга кирәк  “Государственный Совет РТ“ өлешенә, аннан соң “гражданнар” дигән өлешкә.  Биредә сайлаучылар белән аралашу мөмкинлекләре каралган (порядок приема и обращений граждан; информация о работе с обращениями граждан; часто задаваемые вопросы; интернет –приемная; проверка статуса обращения)

-интернетта һәр депутатның аерым, үз рәсми сайты да бар, шунда аның биографиясе белән танышырга, элемтә өчен, аның эшчәнлеге турындагы мәгълүмат (яңалыклар, аның тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектлары,депутат эшчәнлегенә караган башка мәгълүматлар) алырга мөмкин, биредә дә  сайлаучы депутатка үз гозерен юллый ала, ә инде гозерләр кабул ителгән вакыт кысаларында депутат тарафыннан карала; 

Җавап хатында язылганча, Дәүләт Советында караласы законнарны “Открытый Татарстан” сайтында, “Обсуждение проектов законов республики Татарстан” өлешендә күрергә була. Аларны шул ук https://uslugi.tatarstan.ru/ сайтында, “Обсуждение проектов НПА (проектно-нормативных актов)” өлешендә дә күрә алабыз, биредә сайтта алдан теркәлгән   сайлаучы законга карата үз мөнәсәбәтен белдерә ала).

Депутат А.Хәбибуллин язуынча, 71 нче “Регламент” законына таянып, Дәүләт Советында депутатларның ачык рәвештә тавыш бирүе, аны электрон санау оештырылган.  “Теге я бу закон буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен Татарстан республика Советның рәсми сайтында (http://gossov.tatarstan.ru/activity/stenogram) «Стенографические отчеты» өлешендә күрергә була” – диелгән аның җавап хатында.

Депутат А.Хәбибуллин фикеренчә, Татарстанда сайлаучы-депутат эшләре интернет челтәрендә җайга салынган, ә менә депутатка электрон тавыш биреп, аңа ышанычсызлык белдерү мөмкин түгел икән, чөнки әлегә кадәр депутатны эштән чакыртып алу (отзыв) һичнинди федераль закон белән ныгытылмаган, имеш.

Шулай итеп, җавап хатында Татарстан хөкүмәте сайтын әйбәтләп өйрәнеп, аны кулланырга, шул сайтта безнең теләкләрне тормышка ашыру мөмкинлеге язылган, шул ук хатта депутат А.Хәбибуллин районыбызда актив гражданнар буларак хат юллаулары өчен якташларга тирән рәхмәтен белдерә. Бу дөрес тә, без - сайлаучылар ни телибез - үз вакытында депутатларга хәбәр итәргә тиешбез, бергә-бергә тырышканда гына тормышларны яхшыртырга мөмкин.

Фирдәвес Галиева.

Урманасты Үтәмеш авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев