Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр белән горурланам

Декабрьнең соңгы көннәрендә Чирмешәндә бер бала югалуы турында хәбәр таралды, аны инде берничә сәгать буе эзлиләр икән. Шәхси мин ул баланы белмим, әмма аның белән нәрсә булган, әти-әнисенең хәлләре ничек дигән уйлардан барыбызга да куркыныч булгандыр. Ватсапта "Яшьләрнең ял итү үзәге әниләре" дигән төркемебез бар. Әлеге хәбәрне ишетүгә, шунда кемнең...

Декабрьнең соңгы көннәрендә Чирмешәндә бер бала югалуы турында хәбәр таралды, аны инде берничә сәгать буе эзлиләр икән.

Шәхси мин ул баланы белмим, әмма аның белән нәрсә булган, әти-әнисенең хәлләре ничек дигән уйлардан барыбызга да куркыныч булгандыр.

Ватсапта "Яшьләрнең ял итү үзәге әниләре" дигән төркемебез бар. Әлеге хәбәрне ишетүгә, шунда кемнең мөмкинлеге бар, баланы эзләргә чыгыйк, дип язып җибәрдем. Дистәләгән кеше җыелды ул көнне. Татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар, әрмәннәр - барысы да бердәм булып баланы эзләүдә катнашты. Аның табылуы турында шатлыклы хәбәр минут эчендә диярлек бөтен Чирмешән буенча таралды.

Мин авылдашларым белән бик горурланам, чыннан да без бик дус, тату. Бер гаилә булып яшибез икән. Шулай булырга тиеш тә. Якташларымны яңа ел белән котлап, бәхет һәм уңышлар телим.

Ирина Суворова.
Чирмешән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр Безгә язалар горурланам