Чирмешәнлеләр белән горурланам
Декабрьнең соңгы көннәрендә Чирмешәндә бер бала югалуы турында хәбәр таралды, аны инде берничә сәгать буе эзлиләр икән.
Шәхси мин ул баланы белмим, әмма аның белән нәрсә булган, әти-әнисенең хәлләре ничек дигән уйлардан барыбызга да куркыныч булгандыр.
Ватсапта "Яшьләрнең ял итү үзәге әниләре" дигән төркемебез бар. Әлеге хәбәрне ишетүгә, шунда кемнең...