Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә һәйкәл булсын иде

Район үзәгендә әниләр хөрмәтенә Һәйкәл ясамакчылар. Минемчә, бу бик яхшы һәм кирәкле эш. Мин үзем 38 ел акушерка булып эшләдем, 1000 гә якын балага якты дөньяга килергә ярдәм иттем. Элек бит балалар күп туа иде. Безнең Түбән Кәминкә участок больницасында гына да ел саен 200гә якын бала туды. 6-7 бала...

Район үзәгендә әниләр хөрмәтенә Һәйкәл ясамакчылар. Минемчә, бу бик яхшы һәм кирәкле эш. Мин үзем 38 ел акушерка булып эшләдем, 1000 гә якын балага якты дөньяга килергә ярдәм иттем.

Элек бит балалар күп туа иде. Безнең Түбән Кәминкә участок больницасында гына да ел саен 200гә якын бала туды. 6-7 бала табучы әниләр күп иде. Хәзер дә исемдә, Керкәледән Саҗидә Кашапова унберенче баласын тапкан иде. Аларны тәрбияләү дә нигездә әниләр җилкәсенә төшә. Баланың теле дә "әни" дип ачыла бит. Шул ук вакытта йортны да алып барырга, колхоз эшенә дә йөрергә кирәк. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда әниләр күргән авырлыкларны сөйләп, язып, әйтеп бетергесез!
Бу һәйкәлгә беркем дә акчасын да кызганмас дип уйлыйм. Мондый һәйкәлне күргән кешенең, күңеле таш булып каткан булса да, йомшарып китәр, балаларның әниләренә карата хөрмәте артыр.
Мөхтәррәмә Вәлиева.
Түбән Кәминкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан һәйкәлне яңарталар Районы