Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән кадетларына Яңа елга бүләк әзерлиләр

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты янкормасын декабрь аенда төгәлләп, файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Бу объектта бүген 15-20 кеше эшли, темп югары.

-Материаллар ягыннан тоткарлык юк, - ди прораб Сурен Арутюнян. –Стеналар штукатурланды. Тышкы якта да эшлибез: җылылык торбалары сузабыз, төзекләндерәбез. Быел асфальт җәеп кенә өлгерә алмыйбыз.

Кадетлар өчен бик кирәк, ашханәсе, спорт залы, уку кабинетлары да булачак бинаның бер өлешендә тәрәзәләр дә куйганнар. Төзүчеләр әйтүенчә, янындагы ике атна эчендә түбә дә ябылып бетәр кебек. Дөрес, әле җылылык челтәрләре дә ясыйсы бар.

Бар да көйле барса, янкорма яңа елга менә дигән бүләк булачак, үз ишекләрен ачачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев